орган
Татарстанның атказанган артисты
Илсөяр Таһир кызы Сөләйманова Казан шәһәрендә туды. Ул И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең фортепиано бүлеген (1995 ел), Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең фортепиано бүлеген (доцент Л.Б. Леонтьева сыйныфы, 2000 ел) һәм орган бүлеген (доцент Л.В. Лабзина сыйныфы, 2001 ел) тәмамлады. Органчы рәвешендә укуын Казан консерваториясенең аспирантурасында (профессор Р.К. Абдуллин сыйныфы, 2006 ел) һәм Германиянең Любек шәһәрендәге Югары музыка мәктәбендә (С.П. Черепанов сыйныфы, 2009 ел) дәвам итте. 2014 елда ул «Орган остазы, көйләүче-төзәтүче» квалификациясен үзләштереп һөнәри курс үтте.
Илсөяр Сөләйманова төрле бәйгеләрнең лауреаты исеменә лаек булды, аларның арасында: Регионара пианистлар конкурсы (Өфе, 1993, III премия), «XXI гасыр сәнгате» Халыкара пианистлар конкурсы (Киев, 2000, I премия), IV Россиякүләм органчылыр ачык конкурсы (Казан, 2000, III премия, махсус приз), М. Галанти исемендәге Халыкара органчылар конкурсы (Мондайно, 2006, III премия), Ф. Вольфрум исемендәге Халыкара музыка бәйгесе (Һайделберг, 2008, махсус приз).
Яр Чаллы шәһәре Орган залының 2005 елның 1 мартта ачылу көненнән бирле Илсөяр Сөләйманова залның төп органчысы һәм органның саклаучысы булып эшли. Башкаручының киң репертуарын төрле милли мәктәпләр һәм төрле гасырлар әсәрләре, үзе ясаган күчерүләр тәшкил итә. С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин һәм башка татар композиторларының әсәрләрен Илсөяр Сөләйманова орган өчен күчереп куйды, һәм бу күчерүләр аның репертуарында үзенә бер хас урында торалар.
Ялгыз концертлар белән беррәтән, органчы Татарстанның танылган оркестрлары һәм хорлары белән, «Орган +» форматында Россиянең күренекле артистлары белән төрле сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Органчы даими рәвештә Залның балалар өчен төзелгән абонементларында катнаша. Шуларның арасында ике абоментның («Дәверләр даһилары. Орган һәм ком анимациясе», «Зирәк орган әкиятләре») башкаручысы гына түгел, ә шулай ук фикер авторы ул. Илсөяр Сөләйманова инициативасы белән башланып Залда концерт-экскурсияләр («Закулисье»), «Җәйге орган ассамблеяләре» уздырыла.
Аның гастроль эшчәнелеге географиясе үзенә Россиянең (Казан, Самара, Өфе, Киров, Санкт-Петербург, Ульяновск, Түбән Тагил, Киров, Ижевск) һәм шулай ук Европаның төрле нокталарында (Германия, Италия, Литва, Латвия) чыгышлар ала.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәт, югары профессиональлек, үзлегеннән үсү омтылышы өчен, Яр Чаллы шәһәренең мәдәни тормышына кертем өчен Илсөяр Сөләйманова «Татарстан республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды (2022). 2024 елда ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика конкурсының зональ турында «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңде. 2025 елда Илсөяр Сөләйманова Татарстанның иң яхшы мәдәният эшлекләре арасында уздырылган бәйгедә «Профессионал» номинациясендә грант отты.