До 1 сентября касса работает с 9:00 до 17:00 (в дни, когда нет вечерних концертов). Суббота и воскресенье - выходные

Яр Чаллы ш.Орган Залы

Select your language

Төп версия Начар күрүчеләр өчен версия

Яр Чаллы шәһәре Орган залының балалар театры үзенең эшчәнлеген 2005 елдан алып бара. Вокал һәм хореографиягә оста булган театрның яшь артистлары спектакльләрне органның һәм кораллар ансамбленең тере яңгырашында уйныйлар. Театр, кечкенә тамашачыларның йөрәкләренә матурлык китереп, театр бала-чактан ук классик музыкага карашлы ярату тәрбияли.

EOSR1248EOSR7285EOSR7410

Театрны Татарстан мәданиятенең атказанган эшлеклесе Юлия Безотосная оештырды. 2019 елдан бирле театрны Елена Климова җитәкли. Режиссёр Ирина Сашина, педагоглар Ольга Макушина, Эльмира Әхмәтова, Алия Закирова, Дарья Андрюшина бергәләп фикердәшләр төркемен тәшкил итәләр. Театрның барлык тамашаларында Ильмира Хамадуллина җитәкчелегендәге «Щелкунчик» хореография ансамбле катнаша. Әлеге ансамбль белән театрны иҗади яктан уңышлы күпъеллык дуслык бәйли.

Ел саен театр репертуарында яңа спектакль туа. Алар барысы да яраткан әкиятләр нигезендә иҗат ителәләр: «Дюймовочка», «Кар патшабикәсе», «По щучьему велению», «Бремен музыкантлары», «Алма капчыгы», «Теремкәй», «Кызыл калфак» һ.б. Әкиятләребезнең музыкаль тукымасы дөньяда танылган классика кисәкләреннән, туган илебезнең композиторлары әсәрләреннән һәм халык көйләреннән сугыла. Аранжировкаларны Орган залының артистлары үзләре язалар: скрипка, орган, саксофон, виброфон, рояль, флейта, бәрмә коралларының төрле тембрларын балалар өчен якын итәләр, аһәңнәренә ияләштерәләр.

EOSR7410EOSR7418izumrudnaya 3

Орган залының балалар театры төрле бәйгеләрдә катнашып яши. Яулаган отышлар арасында: «Көзге континент» III Халыкара күпжанрлы сәнгать конкурс-фестиваленең I урын лауреаты дипломы, «СНЕЖ.com» I Россиякүләм фестивалендә гран-при (Волгоград, 2020), «Триумf» VIII Россиякүләм театр сәнгате конкурсының III дәрәҗә лауреаты дипломы (Санкт-Петербург, 2021), Халыкара балалар, үсмерләр һәм олылар осталыгы конкурсының I урын дипломы (Казань, 2023), «Браво!» Халыкара сәнгать фестивале-конкурсы I дәрәҗә дипломы (Санкт-Петербург, 2023), «Үзгәреш җиле» Халыкара сәнгать фестивале-конкурсының III урын лауреаты дипломы (Санкт-Петербург, 2024), Международного фестиваля-конкурса искусств и творчества «Феерия» Халыкара сәнгать фестивале-конкурсының III урын лауреаты дипломы (Санкт-Петербург, 2024). Моннан тыш театр күпсанлы җөмһүрият һәм шәһәр конкурсларының җиңүче дипломнары һәм аермалык билгеләре белән бүләкләнгән.

 

2026-2027 сезонында

11-нче октябрь - Зөбәрҗәт әкият (Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан)

Музыкальный спектакль на русском языке «Изумрудная сказка», по мотивам сказок Габдуллы Тукая

15-нче ноябрь - Борчак өстендәге принцесса

Музыкальный спектакль на русском языке по мотивам сказки Г. Х. Андерсена «Принцесса на горошине»

28-нче ноябрь - Сине данлыйбыз, Орган! (Россиякүләм орган көненә багышлап)

Единственный день в году, когда Детский театр рассказывает зрителям о тайнах нашего органа

27-нче декабрь - Чуртан кушуы буенча

Новогодний спектакль по мотивам русской народной сказки «По щучьему велению»

7-нче февраль - Гүзәл көлгенә

Музыкальный спектакль на русском языке по мотивам сказки Ш.Перро «Золушка»

21-нче март - Федораның ни булды?

Музыкальный спектакль на русском языке по мотивам сказки К.Чуковского «Федорино горе» 

25-нче апрель - Алма тулы капчык

Музыкальный спектакль на русском языке по мотивам сказки В.Сутеева «Мешок яблок»

 

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!