Яр Чаллы ш.Орган Залы

Select your language

Төп версия Начар күрүчеләр өчен версия

бәрмә уен кораллары

Кислов Алексей Геннадий улы Тула өлкәсенең Новомосковск шәһәрендә туа. Ул Яр Чаллының сәнгать училищесын (1997), Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Бәрмә уен кораллары» бүлеген (доцент И.Ф. Сабирьянов сыйныфы, 2002), М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясенең аспирантурасын (профессор Г.С. Ярков сыйныфы, 2007) тәмамлый.

Алексей Кислов бәрмә уен коралларының киң спектрына ия: ксилофон, маримба, виброфон, барабаннар, литавралар, чаңнар, һ.б. Ул шулай ук гадәти булмаган музыка коралы пыяла арфада азсанлы башкаручыларның берсе. Орган залының ачылу көненнән бирле Алексей Кислов концерт программаларда даими рәвештә катнаша.

Һәр сезон саен Алексей Кислов, үз программаларыннан тыш, күмәк проектлар белән чыгышлар ясый. Орган залының барлык фестивальләрендә катнаша. «Алабугада җәйге кичләр» халыкара фестивалендә берничә ел дәвамында чакырылган башкаручыларның берсе була. Россиянең төрле коллективлары белән хезмәттәшлек итә. Орган залында балалар өчен уздырыла торган лекторийларның, Балалар театры спектакльләренең алмашсыз катнашучысы буларак, егерме ел эчендә музыкант күпсанлы аранжировкалар, күчерүләр эшләде һәм хәзерге вакытта да шул иҗади эшне дәвам итә.

Алексей Кислов – Орган залының солистлары ансамбле җитәкчесе. Әлеге ансамбль 2018-нче елдан башлап тамашачыларга үз программаларын тәкъдим итә: «Рок & классика» (2019-2025 гг.), «Пойти Нельзя Пропустить» (с 2018 года), «Трям, здравствуйте!» (2021-2025 гг.), «Босиком по киноплёнке» (с 2021года), гаилә өчен мюзикл «Богатенький, умненький Буратино, где ты?» (2023-2025 гг.), «Кармен-сюита (яңа укылыш)» (2022), музыкаль-әдәби композицияләр «Метель» (2024), «Письма памяти» (2022-2026 гг.) и «Был месяц май...» (2024-2025 гг.). Орган залының солистлары ансамбле Яр Чаллының бәйрәмнәрендә, тантаналарында, хәйрия чараларында чыгышлар ясый, шәһәребездә ачык һавада уздырылган концертларында уйный.

Алексей Кислов профессиональ эшчәнлеге өчен Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән (2021), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән (2022), Яр Чаллы шәһәренең мэры Рәхмәт хаты белән (2024) бүләкләнде.

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!