фортепиано, орган
Татарстанның атказанган артисты
Эльмира Ильяс кызы Әхмәтова Яр Чаллы шәһәрендә туды. Ул Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбен (1995 ел) һәм консерваториянең фортепиано бүлеген (профессор Э.К. Әхмәтова сыйныфы, 2000 ел) тәмамлады. 2012 елда ул шул ук консерваториянең орган бүлеген (профессор Р.К. Абдуллин сыйныфы) бетерде.
XXV Халыкара пианистлар бәйгесе (Чехословакия, 1992, III премия), «XXI Century Art» халыкара яшь башкаручылар бәйгесе (Киев, Украина, 2009, III премия) лауреаты. М.С. Воскресенский, А.Г. Скавронский, В.В. Горностаева, Е.А. Королев, Н.А. Петров, А.З. Бондурянский, Ю.В. Мартынов, С.Н. Работкин һәм башка Россиянең күренекле пианистларының мастер-классларында катнашты.
Орган залының ачылу көненнән бирле Эльмира Әхмәтова концерт программаларда даими рәвештә катнаша. Башкаручының репертуары орган һәм фортепиано өчен язылган әсәрләрдән тора: пианист һәм органчы рольләрен үзендә берләштерә белүе эшчәнлегенең аермасы булып торып, аның индивидуаль стилен барлыкка китерде.
Һәр сезон саен Эльмира Әхмәтова тамашачылар алдында ялгыз программалары белән дә, күмәк проектлар белән дә чыгышлар ясый. Орган залының барлык фестивальләрендә катнаша. 2021, 2022, 2024 елларда «Алабугада җәйге кичләр» халыкара фестивальдә дә чакырылган башкаручыларның берсе була. Россиянең төрле музыка кораллары һәм хор коллективлары белән хезмәттәшлек итә.
Күп еллар дәвамында Эльмира Әхмәтова Игорь Лерманның камера оркестрының солисты булып тора. Концертмейстер буларак оркестрның яшь скрипкачысы, «Щелкунчик-2024» һәм «Синяя птица-2023» телевизион конкурсларының җиңүчесе Лука Моромов белән бәйгеләрдә һәм концертларда Россиянең төрле сәхнәләрендә уйный.
Эльмира Әхмәтова — гаилә һәм балаларга адресланган абонементларның даими катнашучысы. Орган залының балалар театрның музыкаль җитәкчесе буларак спектакльләр өчен өзекләр һәм әсәрләр сайлый, аранжировкалар ясый.
Орган залының солистлары ансамбле кушылмасында Эльмира Әхмәтова Яр Чаллының бәйрәмнәрендә, тантаналарында, хәйрия чараларында чыгышлар ясый. Орган залының мәгрифәтчелек эшендә, open-air шәһәребезнең проектларында катнаша.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәт, югары профессиональлек, үзлегеннән үсү омтылышы өчен, Яр Чаллы шәһәренең мәдәни тормышына кертем өчен Эльмира Әхмәтова «Татарстан республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды (2025).